Кремльнең шеф-пешекчесе ил башлыгының яраткан ризыклары турында сөйләгән.
Кремльнең шеф-пешекчесе Анатолий Галкин Русия Президенты Владимир Путинның яраткан ашлары турында сөйләгән. Бу хакта “Царьград" басмасы хәбәр итә.
Пешекче сүзләренә караганда, ил башлыгы иртәнге ашка дөге боткасы ашарга һәм яшел яки үлән чәе эчәргә ярата. Шулай ук, ул еш кына карабодай һәм тары боткасы ашый, ә солы боткасын бик өнәп бетерми. Моннан тыш, иртән Президент өстәлендә һәрвакыт җиләк-җимешләр һәм чи йомырка була.
Командировкада булганда, ил башлыгы урындагы ризыкларны тәмләп карауны өстен күрә. Интервьюларның берсендә Русия Президенты ит һәм балык арасыннан сайлаганда, бигрәк тә икенчесен хуп күрүен белдерде. Ит ризыкларыннан ул бәрән итен өстен күрә. Десертларга битараф, ә шулай да туңдырманы бик ярата икән.