Ноябрь ахырында Стәрлетамакта 16 яшьлек үсмернең гәүдәсе табылган иде.
Ул югары каттан сикереп гомерен өзгән. Бала үлеменең сәбәпләре билгеле булды. Ул тугызынчы сыйныфта укыган, спорт белән шөгыльләнгән. Ләкин начар күргән һәм дальтоник булган. Күзлек кимәгән, әмма төсләрне бутаган һәм моның өчен яшьтәшләре аны еш кына үртәгән, кимсеткән, төрле сүзләр белән җәберсеткән.
Ахыр чиктә, бала гомеренә чик куярга була. Ул әнисенә аны яратуы турында хат калдыра, шушы кылыгы өчен гафу үтенә.
Кара кайгыга баткан ана баласын юньсез яшьтәшләреннән курчалый алмаган өчен бик үкенә.