+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 декабрь 2019, 19:55

"Алина, ичмасам, шалтырат!.."

Хәлимә Солтанованың үз гаиләсе беркайчан да булмаган. Әнисе үлгәч, яшәүнең ямен югалта ул.

Хәлимә Солтанованың үз гаиләсе беркайчан да булмаган. Әнисе үлгәч, яшәүнең ямен югалта ул.
Хәлимә Солтанова Уфаның Сипайлово бистәсендә күпкатлы йортның беренче катында яши. Аңа 70 яшь, ул бәләкәйдән беренче группа инвалиды. Ул коляска ярдәмендә генә хәрәкәт итә, урамга чыга алмый. Сабый чагында полиомиелит авыруы үткәрүе аны гомерлек гарип ясаган.
Хәлимә апаның фатирындагы идәнгә басарлык түгел, суык. Шыксыз фатирда гөлләр үсми, анда башкача җан иясе дә юк. Социаль хезмәткәр Хәлимә әбигә кибеттән азык-төлек кайтара, ашарга әзерли. Әмма пенсия җан асрауга гына җитә. Әби соңгы тапкыр кайчан җиләк-җимеш ашаганын да хәтерләми.
- Төннәрен йокысызлыктан интегәм. Берүзем үлеп ятармын, дип куркам.
Туганнарым миңа сирәк килә, вакытлары юк. Алинага, килергә вакытың булмаса, ичмасам, шалтырат, дип ялынам, - ди ялгыз Хәлимә апа.
Читайте нас