+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 Декабря 2019, 13:20

Артем Мазовның әтисе: "Улым, шалтырат, барып алырмын"

Ике баласы белән югалган Артем Мазовның әти-әнисе үзләренә урын таба алмый.

Ике баласы белән югалган Артем Мазовның әти-әнисе үзләренә урын таба алмый.

Хәзер инде барысы да искә төшә. Артемның берничә ай кәефсез йөрүе дә. Аның хатыны белән мөнәсәбәтләре начарланган икән. Бүген шул чагында сорашмаганнарына үкенәләр.
Уллары, егетләргә хас булганча, эч-серләре белән уртаклашмаган. Ә менә кечкенә Илья белән Славик картәтиләрендә еш кунак булган.

Яңа елларны да бергә каршылаганнар. Быел да әби белән бабай бер почмакка чыршы бизәп куйган. Кайтырлар, күрерләр, янәсе.

— Тәүдә аларның исәнлегенә ышаныч юк дәрәҗәсендә иде. Хәзер, шушы вакыт табылмагач, ниндидер өмет бар. Кайтырлар кебек. Артем, улым, без сиңа ничек авыр икәнен аңлыйбыз. Без сиңа һәрвакыт ярдәм итәчәкбез. Шалтырат, мин сезне барып алырмын, телефоның булмаса, почта аша хәбәр ит, — дип улына мөрәҗәгать итә кайгылы ата.
Читайте нас