+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 декабрь 2019, 18:20

Ире үтергән хатынны һәм аның балаларын җирләү өчен акча җыялар

Кичә Татарстанда канкойгыч фаҗига булган иде.

Кичә Татарстанда канкойгыч фаҗига булган иде.

Татарстанның Менделеевск шәһәрендә яшәүчеләр кичә ире үтергән хатынны һәм аның ике улын җирләүдә туганнарына ярдәм итү өчен акча җыя башлаган.Акчаны мәрхүмәнең әнисенең хисап номерына җыялар. Ул өч якын кешесен җирләячәк.
Билгеле булуынча, кичә төнлә исерек ир элекке хатынын, ике яшьлек улын һәм 19 яшьлек үги улын үтергән. Тагын бер бала - 12 яшьлек үги улы тәрәзәдән чыгып качкан. Хәзер ул бала белән психологлар эшли.
Ирне кулга алганнар, ул якыннарын көнләшү аркасында үтерүен әйткән.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас