+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 декабрь 2019, 13:25

Комаклар һөҗүме

Уфа янындагы Нагаево бистәсенә комаклар һөҗүм иткән.

Уфа янындагы Нагаево бистәсенә комаклар һөҗүм иткән.

Бистәдәге чүплектә бу кимерүчеләр бик нык үрчегән. Алар чүплектә генә калмыйча, хәзер инде якын-тирәдәге йорт-ихаталарны да үз биләмәсенә әверелдереп бара.
Комаклар җир астыннан озын лабиринтлар чокып, йорт куяннары, хәтта мәчеләргә дә ташлана башлаган. Җәен алар бик күп кош-кортны харап иткән. Халыкны әлеге хәл зур борчуга салган.

"Чүп-чар вакытында алып кителми, кайчакта каты көнкүреш калдыклары контейнерларда гына түгел, алар янында зур-зур өемнәр булып ята. Менә шуңа комаклар үрчегән дә инде. Тора-бара алар вак йорт хайваннарына гына түгел, бәләкәй балаларга да ташлана башламагае", - дип зарлана яше-карты.

Салкыннар җиткәч, комаклар, җылы урын эзләп, йортларга керә башлаган. Ә аларның куркыныч инфекцияләр таратуы беркемгә дә сер түгел. Чиновниклар чүплекләрне тәртипкә китерү мәсьәләсе хәл ителәчәк, дип ышандыра. Халык кына моның тиз арада булачагына шик белдерә.
Фото: plainnews.ru сайтыннан
Читайте нас