+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 декабрь 2019, 09:25

Уфада психик авыру машина йөрткән

Уфаның Дим районы прокуратурасы урындагы хатын-кыз мөрәҗәгате буенча юл хәрәкәте иминлеге турында федераль закон таләпләрен үтәүне тикшерде.

Уфаның Дим районы прокуратурасы урындагы хатын-кыз мөрәҗәгате буенча юл хәрәкәте иминлеге турында федераль закон таләпләрен үтәүне тикшерде.

Уфалы мөрәҗәгатендә 2019 елда Дим районында яшәүче 45 яшьлек хатын-кыз Республика клиник психиатрия дәваханәсендә мәҗбүри дәвалануда булган, дигән дәлилләр китерелә. Ул дәваханәдән чыккач, “Toyota Rav 4” автомобиле руле артында йөрүен дәвам иткән.
Тикшерү хатын-кызның транспорт чарасы белән идарә итүгә комачаулаучы психик авыруы барлыгын ачыклады. Шуңа бәйле рәвештә район прокуратурасы күрсәтелгән кешеның югары куркыныч чыганаклары белән идарә итүгә хокукын туктату турындагы дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итте. Район прокуратурасының таләпләре тулы күләмдә канәгатьләндерелде, дип яза “Башинформ”.
Читайте нас