Ире өйдән куып чыгарган хатын торак мәсьәләсен тиз арада хәл иткән.
Чит илләрнең берсендә чираттагы тавыш-гаугадан соң, гаилә башлыгы хатынын өйдән куып чыгара. Сәбәбе - хатынын башкаларга көнләү. Озак та үтми, ир аерылышу турында гариза яза. Бәхеткә, прокурор хатынның үтенечен үти һәм йорт участогының бер өлешен аңа бүлеп бирә. Хатын кыска гына вакыт эчендә анда ике катлы өй төзеп керә. Иренә калган өй белән яңасы арасы берничә адым гына. Зәвык белән төзелгән өйнең бер генә үзенчәлеге бар, ди. Хатын иренең өе ягына караган диварларны тыштан да, эчтән дә кара төскә буяган.