+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 декабрь 2019, 05:25

Биш айлык сабыен подъездда ташлап калдырган

Коточкыч хәл кайда булган? Сабый исәнме?

Коточкыч хәл кайда булган? Сабый исәнме?

Бүген Татарстанның Түбән Кама шәһәрендәге йортларның берсендә биш айлык бала һәлак булган.
Күршеләре хәбәр итүенчә, сабыйның әнисе аны төнге сәгать икеләрдә коляскасында подъездда ташлап калдырган. 22 яшьлек хатын-кыз баласы артыннан иртәнге сәгать 10да гына әйләнеп кайта, тик бу вакытка сабый суламый инде.

Әлеге хатын кияүдә түгел, тагын ике баласы бар.

Хәзер тикшерүчеләр биш айлык сабыйның үлеме сәбәбен ачыклый.
Читайте нас