Туган авылымның үсеш баскычлары республика елъязмасы белән тыгыз үрелеп бара
Бөек Октябрь революциясенә кадәр Этәй, Теләпән, Буралы авыллары Уфа губернасы Бөре өязенең Исмаел волосте Этәй идарәсе составында була.
Һәркемгә билгеле, беренче Бөтендөнья сугышы һәм Гражданнар сугышы илебез халык хуҗалыгына гаять зур зыян китерә. РКП (б)ның X съезды карары нигезендә 1921 елның мартында яңа икътисади сәясәт буенча (НЭП) хуҗалык тормышы акрынлап җайга салына башлый. Совет хөкүмәте крестьяннарга күмәк хуҗалыкның өстенлекләрен күрсәтү өчен төрле формадагы күмәк хуҗалыклар төзергә тәкъдим итә. Әнә шундый безгә билгеле булган коммуналар кредит алу нигезендә эш итүче ТОЗ аркылы ярлы, урта хәлле крестьяннарга ярдәм итү оешмалары төзелә.
Хәзерге Илеш районы территориясенә караган Сарьяз, Игъмәт авылларында 1917 елда ук кредит ширкәте оештырыла. Якын-тирә авыл ярлылары шунда әгъза булып тора. Безнең авыллардан анда Камалетдиновлар, Хәбибовлар, Тимергалиевлар, Нәфыйковлар һәм башкалар беренчеләрдән булып кергәннәр.
ТОЗның югарырак формасы Теләпән, Этәй халкы тарафыннан 1925-26 елларда хәзерге Восток авылында оештырылган. “Восток”ка Теләпәннән — Махиян, Салих Сафиуллин, Фәрхетдин Газетдинов, Нуриман Фәхразиев, Этәйдән Хөснетдин Каюмов һәм башкалар күченеп килеп, “Восток” ТОЗы оештыралар. Бу хуҗалык эшне оештыру җәһәтеннән колхозга бик якын була. Барлык авыл хуҗалыгы эшләрен бергәләп башкаралар, җирдән гомум файдаланалар. Совет хөкүмәте льготалы ссудалар, сабан-тырмалар бирә. Җитештерелгән барлык авыл хуҗалыгы продукциясе һәм акча хезмәткә карап түгел, ә җан башына карап бүленгән.
Буралыда кредит ширкәтен “Ак каен” дип атаганнар. Ул 1927 елда оешкан. Аның рәисе булып Тимершәех Йосыпов эшләгән. Ширкәткә күпчелек ярлы крестьяннар гариза язып кергән. Аның үзәге Этәйдә булган. Ширкәт әгъзалары җыелышларга чакырылганнар, совет карарлары белән танышканнар. Аның әгъзалары булып Зыязетдин Минәҗев, Сафикь Сәяпов, Габдулла Таһиров, Әскать Самматов һәм башкалар торганнар. Бу оешма льготалы шартларда авыл хуҗалыгы машиналары, тимер сабан, тырма, ат сатып биргән. ТОЗ әгъзалары сепарат сатып алган. Алар үзләренең җыелышын үткәргән. Авыл хуҗалыгы эшләрендә бер-берсенә ярдәм иткәннәр, коллектив күнекмәләргә өйрәнгәннәр. Бу оешма авыл крестьяннары өчен зур терәк булган.
Коммунистлар партиясенең ХV съезды (1927 ел) “Авыл хуҗалыгын коллективлаштыруны барлык чаралар белән җәелдерү турында” дигән карар кабул итә. Бу карар В. И. Ленинның кооператив планын тормышка ашыру турындагы күрсәтмәсенә таянып эшләнә. Партия, совет дәүләте съезд карарларын үтәп, авыл хуҗалыгын коллективлапггыруга юл ала.
Крестьяннар социалистик үсеш юлына, колхозлар юлына борыла. Колхозларга ярлылар артыннан урта хәллеләр дә керә. 1929 елның июль-сентябрендә генә колхозларга бер миллион чамасы, ягъни Октябрьдән соңгы 12 ел эчендә кергән кадәр диярлек крестьян хуҗалыгы керә.
Аерым крестьян хуҗалыкларының колхозга күпләп керә башлавына, билгеле, беренче колхозларның, совхозларның уңай тәҗрибәсе тәэсир итми калмый. Илебезнең менә шушы гомум фонында безнең туган авылларда да коллективлашу башлана.
Коллектив хуҗалыкның ярлы һәм урта хәлле крестьян хуҗалыгы өчен хәерчелектән һәм наданлыктан котылу юлы икәнен беренче көннәрдән үк аңлаучы авылдашларыбызның берсе Җәләлетдин агай Камалетдинов була. Үзенең “Яңага” дигән такмагында болай яза:
Сөйләп бирдем нужданы,
Алар өйрәттеләр, яңа
тормыш,
яна дөньяны.
Кайттым өйгә, хатын
белән яттык
как сәкегә,
Сөйләштек, серләштек,
фән кушканча
яшәргә,
Керергә булдык колхозга.
Котылып булмый икән
Нужадан бер ялгызга.
Безнең авылларда колхозлашу 1929 елдан башлана. Буралылар 1929 елның языннан 15 хуҗалыктан колхоз оештыралар. Аның беренче рәисе Тимершәех Йосыпов була. Беренче колхозга керүчеләр Зыязетдин Минәҗев, Шакир Фәрхетдинов, Биктимер Ситдыйков, Динислам Аллаяров, Хәким Нурлыгаянов, Әскать Самматов, Хәйрулла Габидуллин, Рамазан Мәрдәмшин, Афка Мостафин, Миңнемөхәммәт Әхмәдуллин, Хәмидулла Латыйпов, Фатих Шәрипов, Шәрип Фәрхетдинов һәм башкалар аеруча үрнәк күрсәтеп эшлиләр.
1929 елның мартында Этәй авылында “Юксыл” колхозы төзелә. Колхозга Асыл Гәрәев, Вилдан Раянов, Камал Хәбибов, Шәвәли Хаков, Гомәр Әхмәтшин, Сәлим Исламов, Нургали Тимергалиев, Хаҗи Тимергалиев, Шәмси Хәбибов, Әхәт Хаков, Хөснетдин Камалетдинов, Шәмси Камалетдинов, Кәлимулла Хәйруллин, Миңнемөхәммәт Хәбибов һәм башкалар беренчеләрдән булып керәләр.
Теләпән авылы кешеләре 1929 елда, шулай ук, март аенда “Игенче” колхозы төзиләр. Башта бу колхозга уналты хуҗалык — авыл ярлылары керә. Газдали Әхмәтов, Сабит Таһиров, Салих Мөниров, Хәсән Кадраев, Гафур Вилданов, Әмир Исламов, Мәрдия Шәмсиева, Шәрифҗан Мәхмүтов, Салих Раянов, Аман Сәлимов, Мирзаян Шәмсиев һәм башкалар колхозга беренчеләрдән булып керә. Колхоз рәисе — Газдали Әхмәтов, хисапчысы Хәсән Кадраев була.
1930 ел башында тоташ коллективлашу башлана. Колхозга ирекле керү принцибы бозыла. Билгеле, кайбер кешеләрнең теләп кермәве соңыннан кире нәтиҗәләр бирми калмый.
1930 елның 10 һәм 15 мартында РКП (б) Үзәк Комитетының авылдагы тайпылышларны төзәтү турында карарлары чыга. Крестьяннар сул тайпылышның партия сәясәте белән катнашы юклыгын аңлый. Бу вакытта Этәй, Теләпән, Буралы авыллары крестьяннарыннан “Этәй экономы” исемендәге колхоз төзелгән була. Аның идарәчесе — Михаил Кузнецов, ярдәмчесе — Фәрхетдин Камалетдинов, секретаре — Зыязетдин Гыйләҗев. “Этәй экономы” 1930 елның апрелендә таркала. РКП (б) Үзәк Комитеты колхозга мәҗбүриләп кертү рөхсәт ителмәвен белдергәч, авыл кулаклары колхозны таркату өчен бөтен көчен куя.
Авыл муллалары, остабикәләре дингә ышанучыларны куркыта. Төрле ялган хәбәрләр тарата. Өй саен кереп, Коръән укыган атлы булып, колхоз алласыз, мулласыз, бер казаннан ашата, ир-хатыннарны бер юрган астына кертә дип, халыкны куркытып йөриләр.
Теләгән кешеләргә колхоздан чыгарга гариза язарга кушыла. Колхоз дошманнары, моннан файдаланып, колхозны шушы рәвешле таркатырга тырыша. Ләкин һәр авылда колхозны аңлаучы, Совет властена, партиягә ышанучы, таянучылар җитәрлек була.
Колхоз төзелешенә теше-тырнагы белән каршы килгән кулакларның кире эшләре бу чорда аеруча беленә. Безнең өч авылдан барлыгы ун кеше, кулак саналып, сөргенгә сөрелә. Совет хөкүмәте бу эштә авыл ярлылары активына, колхозчыларга нык таяна. Кулакларга каршы Сабирҗан Ахунов, Исхак Вәлиев, Минсалих Мөниров, Фатыйх Зарипов, Гариф Фәрхетдинов, Гыйлемхан Миннебаев, Рамазан Мәрдәмшин, Аман Сәлимов, Мөдәрис Салаев һәм башкалар аеруча актив көрәшә.
1930 елда партия Үзәк комитеты колхозның үрнәк уставын чыгара. Анда колхозның төзелеш-оештыру мәсьәләләре ачык языла. Нәрсә гомумиләштерелә, колхозчы хуҗалыгында нәрсәләр кала — барысы да ачык күрсәтелә. Шулай итеп, аерым хуҗалыктан җәфа чиккән, Совет властена ышанган кешеләр колхозга яңадан керә. Теләпән авылында 25 хуҗалык “Игенче” колхозында язгы кыр эшләрен башлап җибәрә. Көз көне бу авылда тагын икенче хуҗалык — “Уңыш” колхозы оеша. Бу ике колхоз 1932 елда берләшеп, “Комбайн” исемен ала. Этәйлеләр яңадан “Юксыл” колхозы төзи. Беренче рәисе итеп Зыязетдин Гыйләҗев сайлана. Ул атасыннан аерылып колхозга керә. Коллектив хуҗалыкка берләшү, гасырлар буена вак хосусый милекле крестьян психологиясен үзгәртү, билгеле, җиңел эш түгел. Икеләнүләр, шикләнүләр, аптырап калулар — барысы да булган. Авылның күп кенә яшьләре, ата-аналарыннан аерылып, колхозга кергән.
Андый яшьләрдән Баһаветдин Әхияров, Өммекамал Әхмәтгалиева, Гыйльмулла Гыйльметдинов, Зыязетдин Гыйләҗев һәм башка яшьләр ата-аналарын күндерә алмагач, үзләре колхоз әгъзалары булып китә. Ул вакытта мондый карарга килү зур батырлык саналган. 1932 елда нигездә барлык крестьяннар да колхозга кереп бетә.
1933 елда колхозның исеме “Правда” дип үзгәртелә. 1932-33 елларда колхозга элекке ярлы крестьян, коммунист Әхәт Хаков рәислек итә. Аннары аны авыл Советына рәис итеп сайлыйлар. 1933-35 елларда егерме бишмеңче Шәех Шәймурзин колхоз рәисе булып эшли.
1936 елдан колхозга яңадан Ә. Хаков җитәкчелек итә. Гомумән, сугышка кадәр “Правда” колхозының үсеше Ә. Хаков белән Ш. Шәймурзинга нык бәйләнгән. Алар икесе дә, Бөек Ватан сугышында катнашып, һәлак була.
1934 елны колхоз районда беренчеләрдән булып полуторка автомашинасы сатып ала. Аның беренче шоферлары булып Әнвәр Габдрахманов һәм Имаметдин Күзмәтов эшлиләр. Шул ук 1934 елда авылга беренче тәгәрмәчле трактор кайтарыла. Сугышка кадәр һәм сугыш елларында хатын-кызлардан Мәрьям Әхиярова, Саҗидә Исламова, Мөсәлия Фәйзуллина, Мәрьям Хөснетдинова, Әгълия Зәйнетдинова, Биби Камалетдинова, Рәхилә Минәҗева, Саҗидә Гарипова, Мәдинә Ганиева, Мәүлидә Мәхмүтова, Фәваза Арсланова, Газизә Гарипова, тракторчылар буларак, батыр хезмәт үрнәге күрсәтә.
“Комбайн” колхозында сугышка кадәр колхоз рәисләреннән Газдали Әхмәтов, Сабит Таһиров өлкән яшьтәге колхозчыларның хәтерендә әле дә саклана. Алар, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак була.
Бөек Ватан сугышы елларында, бөтен совет халкы кебек үк, “Правда” колхозы колхозчылары һәм хезмәт интеллигенциясе фронтта һәм тылда дошман котырынып килгән вакытта да, аны куганда да зур фидакарьлек, батырлык күрсәтә.
Бөтен авырлык хатын-кызлар, үсмерләр, картлар иңенә төшә, әмма алар сынатмый. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда тырыш, намуслы хезмәтләре өчен йөздән артык кеше хөкүмәт бүләкләре белән билгеләнә. Фронт һәм тыл бердәм була.
1947 елда сугыш вакытында кертелгән карточка системасы бетерелә, акча реформасы үткәрелә, киң куллану товарларының бәясе төшә. Ләкин авыл хуҗалыгында, шул исәптән безнең колхозда да, эшләр шәптән булмый әле. Иген уңышы, районның башка колхозларына караганда чагыштырмача күбрәк булса да, 7-8 центнердан артмый. Мал азыгы җитешми. Фермаларда механизация юк. Партия Үзәк Комитетының сентябрь (1953 ел) пленумыннан соң дәүләтнең колхозларга ярдәме арта. 1955 елда колхозда беренче тапкыр яшел масса өчен кукуруз чәчелә.
1958 елда МТСлар РТСларга үзгәртеп корылганнан соң, колхоз трактор, комбайн һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы сатып ала. 1962 елда колхоз акчалата түләүгә күчә. Бу чаралар хуҗалыкның икътисадын ныгытуда гаять әһәмиятле була.
Гомумән, сугыштан соңгы елларда хуҗалык икътисадын үстерүдә колхоз рәисләреннән Вазих Нургалиев, Вәсил Васиков, Хәлил Хәйретдинов аеруча тырышлык күрсәтәләр. Колхозның финанс хәлен ныгытуда һәм тотрыклы итүдә баш бухгалтерлар Әхмәтсафа Хәйретдинов, Гавис Исрафилов, Зөлфирә Актеева намуслы эшли. Бу елларны колхозчыларның тырыш хезмәте белән зур төзелеш эшләре башкарыла. Мәсәлән, колхоз идарәсе, үзәктән җылытылган Этәй урта мәктәбенең кирпеч бинасы, янгыннан саклану депосы, көндәлек товарлар сату кибете, Этәйдә – мәдәният сарае, складлар белән үзәк ындыр табагы, автогараж, заправка, пилорама, Буралыда һәм Теләпәндә – медпункт, мәктәп, балалар бакчасы комплексы, Буралы мәдәният сарае төзелә. Этәй авылының үзәк урамы асфальтлана. Соңгы елларда колхоз рәисе Хәйретдинов башлангычы белән Этәйдә, Теләпәндә һәм Буралыда суүткәргеч торбалар сузылып, урамнарга колонкалар куела.
1950-60 елларда 32 гектарда кыр ышыклау урман полосалары утыртыла. Бу эшләрдә звено башлыклары Шәмсетдин Тимергалиев, Мәгъфурҗан Фәрхетдиновның оештыру хезмәте зур була.
Колхозда иң югары уңыш 1978 елда алынды, һәр гектардан ул 32,3 центнер тәшкил итте. Елкычылыкны үстерүдә зур уңышларга ирешкән өчен районда беренче булып Зәкәр Актеев Мәскәүдә ВДНХда булды, кыйммәтле бүләкләр алды. Игенчелектә һәм терлекчелектә югары нәтиҗәләр өчен Хәбибулла Минкәев, Тәскирә Насертдинова, Ильяс Мөхәммәтов Хезмәт Кызыл Байрак ордены, Вәсил Васиков, Мөнәвәрә Солтанова, Рәкыйт Хәмитов, Әүдәх Минәҗев, Фәнгә Исламова — “Почет Билгесе” ордены, Роза Фәтхетдинова III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнделәр.
Хатмулла Хөрмәтуллин, Вазих Нургалиев, Шәйхрази Муллагалиев Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаштылар. Камал Хәбибов, Шәйхрази Муллагалиев, Әбүсалих Бәшәров “Правда” колхозының “Почетлы колхозчысы” исеменә лаек булдылар. Фәнгә Исламова, Тимерсалих Зәйнетдинов, Әбелкасыйм Гәрәев, Фәгыйлә Исрафилова, Үзбәк Суфиянов, Мөнәвәрә Солтанова, Әхнәф Шаһиев, Флүс Камалетдинов, Мөхәммәт Шәмсиев, Әмирҗан Сабиров, Миңневафа Тимергалиева, Рәзилә Минәҗева, Галим Хәйретдинов, Мирзаян Галиев, Хәбибулла Миңнекәев, Салих Ахунов, Флут Рамазанов, Хәмит Садыйков, Рәкыйт Хәмитов, Әүдәх Минәҗев, Гыйләҗетдин Хөснетдинов, Хатмулла Хөрмәтуллин, Әх-мәтзыя Хаков һәм башка күпләрнең исемнәре колхозның “Почет кенәгәсе”нә язылды.
Светлана Васикова,
Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Илеш районы.