+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 декабрь 2019, 09:55

Лаеклылар бүләкләнде

Бүген “Башинформ” агентлыгында матур тантана үтте.

Бүген “Башинформ” агентлыгында матур тантана үтте.

Матбугат өлкәсендә күп еллар эшләгән һәм уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне “Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел” медале һәм Русиянең Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов мондый күңелле чаралар очраштыруына шатлануын белдерде, бүләкләнүчеләрнең республиканы матуррак, яктырак итүгә көч салуларын билгеләде һәм хезмәтләренең шатлык китерүен теләде.


Мәдәният хезмәткәрләренең республика профсоюзы рәисе Александр Кузьменко барлык бөек нәрсәнең еллар үткәч бәяләнүен һәм бүген алган медальләрнең киләчәктә горурлык булачагын билгеләде.

Бүләкләнүчеләр арасында “Кызыл таң” нәшриятының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов та бар иде.
Чараны Азамат Зиннәтуллинның курай моңнары бизәде.
Читайте нас