Ул бу вакытта тере булган.
Кичә Башкортстанның Чишмә районында коточкыч хәл булган. Урындагы халык иртән иртүк эшкә барганда чүплектә үзаллы хәрәкәтләнүче полиэтилен пакет күргәннәр. Аның эчендә песи булган.
"Бүген иртән җиде тулганда Мостай Кәрим һәм Яңа урамнары киселешендәге чүп-чар яныннан узганда тыгыз итеп бәйләнгән һәм хәрәкәтләнүче пакет таптым! Аның эчендә зур мәче булып чыкты. Аптырыйм, ничек болай эшләргә мөмкин соң? Шул кешеләрнең куллары корысын иде..." - ди мәчене тапкан хатын.