Казахстанда колачлы милли-мәдәни эшчәнлек алып баручы күренекле якташыбыз Җәннәт Низаметдинова шулай, ди
Якташларыбыз арасында хатын-кызның чит илләрдә җәмәгать эшлеклесе булып танылганнары бармак белән генә санарлык. Түбәндә Казахстанның күренекле шәхесе Җәннәт Низаметдинова турында сүз бара. Балтач районының Нөркә авылы кызы, анда 8 сыйныф белем алып, үзаллы тормыш юлына кыю атлаган, үз бәхетен табып, инде чит җирләргә сибелгән татарыбызның язмышына битараф калмаган, лидер сыйфатларына ия райондашыбыз Казахстан һәм Татарстаннан чыккан газиз милләттәшләребез хәстәрлекләре белән яна.
Астана шәһәрендә яши ул. Кайчандыр шушы төбәккә килеп урнашкан, шушында гаилә бәхете тапкан. Әйтүе генә җиңел, 16 яшендә бәхет эзләп Каф тау артына юлланган. Казахстанга туганнары, танышлары янына килеп урнашып, гомерлеккә монда торып кала. Кызыл диплом белән техникум тәмамлый. Авыл хуҗалыгы институтында белем алып, икътисадчы булып үрнәкле хезмәт күрсәтә.
Халык белән эшләгәндә психология нигезләре көн таләбенә әверелә. Караганда дәүләт университетында шушы фәнне читтән торып өйрәнә. Казахстанда яшәүче татарларның лидерларының берсенә әверелә.
— Казахстан татарларының тамырларын белүен, телебез, мәдәниятебез, сәнгатебез, гореф-гадәтләребезнең саклануын телим, — ди “Дуслык” татар мәгарифе, мәдәнияте үзәге җитәкчесе.
Җәннәт Әсхәт кызы — Казахстан халыклары ассамблеясенең Астана шәһәре Аналар советы башлыгы. Шулай ук “Дөнья хатын-кызлары дуслыгы” иҗтимагый оешмасына нигез салучы, аның рәисе дә. Искиткеч көчле, күпьяклы сәләтле шәхес. Бер караганда, ургылып аккан язгы ташкын шикелле, бер карасаң, төпле фикере белән басынкы гына киңәш бирүче акыл иясе. Ул һәрвакыт тормышның үзәгендә кайный. Кеше белән үтемле итеп сөйләшә, ышандыра белә. Ярдәм, киңәш сорап килүчеләргә дә булышырга тырыша. Алга карап эш итәргә ярата. Шулай булмаса, күпсанлы татарларыбызның чит төбәктә берләшеп-гөрләшеп яшәүләрен оештыра алыр идемени?!
Җәннәт үзе — ике бала әнисе, улы Руслан, кызы Роза балигъ булсалар да, әниләре киңәшенә, рухи ярдәменә мохтаҗ. Шуңа да әниләр проблемалары Җәннәткә якын, кадерле. Астанадагы Аналар советы җитәкчесе буларак, хатын-кызларның хокукларын яклау, мохтаҗларга ярдәм оештыру, хәйрия фондларының эшендә катнашу, бушлай юридик ярдәм күрсәтү, дәваханәләрдәге яман шеш авырулары белән интегүче балаларга, Ватан сугышы инвалидларына ярдәмләшү — шушы оешманың көндәлек эшләренең берничәсе.
“Дуслык” этнотөркеме дә — Җәннәт Әсхәт кызының тырышлыгы белән барлыкка килгән талантлы иҗат кешеләре коллективы. Габдулла Тукайның юбилеен зурлап үткәргәннәр. Казанда татар яшьләренең Бөтендөнья форумында бу чара үрнәкле дип танылды. Халык шагыйрьләре, киң билгеле язучыларыбызның иҗади мирасын саклыйлар, өйрәнәләр. Муса Җәлилнең шигырьләр җыентыгын татар, урыс, казах телләрендә бастырып чыгарганнар. Казахстан язучылары арасыннан беренче тапкыр Габдулла Тукай премиясенә лаек булган уникаль язучы Ибраһим Сәлаховның махсус сайтын ачканнар. Татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүчеләргә чираттагы старт бирелгән.
2017 елда Җәннәт Русия Ислам институтына укырга керә. Коръән серләрен тирәнтен өйрәнә. Магистратура тәмамлый.
Олы хезмәтләре өчен Җәннәт Низаметдинова Казахстан халыклары ассамблеясенең, Бөтендөнья татарлар конгрессының Алтын медальләре белән бүләкләнгән. Аның теләге һаман бер генә: мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә ярдәм итәргә. Нур-Солтан шәһәрендә XIX гасырда татар сәүдәгәре Нуркен Зәбиров төзегән мәчетне ремонтлауны оештыру мәшәкатьләрен үз өстенә алган Җәннәт Низаметдинова.
Нөркәне сагынып яши ул. Туган төбәгенә еш кайта. Күңеле тыныч, йөзе нур чәчеп тора. Бәхетле ул. Туганнары, балалары, газиз әнисе, бөтен планетага таралган бөек татар халкының бер вәкиле булуы белән бәхетле.
Ханис Хаҗимов.
Балтач районы.