Бу хәл Пермь краенда булган.
“Киа Рио” машинасына идарә иткән уфалы “Оса-Чернушка” юлында “Лада”га килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, дүрт кеше һәлак булган.
Ул алдагы автомобильгә терәлеп диярлек барган, ә бәрелешү куркынычы тугач, каршы якка чыккан. Ә аннан “Лада” килгән булган...
Бу урында “Обгон запрещен” билгесе дә куелган.
Тагын өч кеше дәваханәдә. Фаҗигадә гаепле үзе әллә ни зыян күрмәгән. Ул кулга алынган.