4-5 декабрьдә Уфада Башкортларның федераль милли-мәдәни автономиясенең оештыру съезды булды. Иҗтимагый оешма рәисе итеп Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова сайланды.
Съезд башкортларның төбәк милли-мәдәни автономияләре тарафыннан оештырылды. Форумда Мәскәүдән, Башкортостаннан, Татарстаннан, Чиләбе, Свердловск, Волгоград, Тверь өлкәләреннән, Коми Республикасыннан, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округларыннан 50дән артык делегат һәм вәкил катнашты.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, съездда чыгыш ясап, болай диде: “Ышанам, Башкортларның федераль милли-мәдәни автономиясе берләштерүче мөһим роль уйнаячак. Территориябез зур, башкортларыбыз бөтен ил буйлап таралып яши. Кайбер Себер төбәкләрен алсак та, анда совет нефть тармагының формалашуы республикадан чыккан күп кенә нефтьчеләрнең хезмәте нәтиҗәсендә мөмкин булды. Язмыш безне шундый еракларга таратты ки, хәзер без кыйпылчыкларны җыябыз. Безне коллегалар, федераль башкарма власть органнары хуплады. Бу безгә субъектлар арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырга мөмкинлек бирә. Без мөһим, бик нәтиҗәле структурага ия булабыз, ул безне тагын да берләштерәчәк дип ышанам. Республика бик актив үсә. Безнең зур амбициоз планнарыбыз бар. Башкортстан башкорт милләтен берләштерүнең төп локомативы булырга әзер”.