Объект Локотки авылы төбәгендә, «Уфа» халыкара аэропортыннан ерак түгел Уфа - Ырынбур трассасы янында урнашачак.
Логистик үзәк 7 гектардан артык мәйданда урнашачак. Анда контроль, кабул итү, саклау, сортировка һәм почта юлламалары булачак. Үзәк территориясендә интернет-кибетләрдән заказлар җыю өчен интернет-логистика зонасы (фулфилмент) булдыру күздә тотыла. Бу республика халкы өчен заказлар китерү вакытын шактый кыскартырга мөмкинлек бирәчәк. Логистик почта үзәге мәйданы 15 мең квадрат метр тәшкил итәчәк.28 ноябрьдә Уфада төбәк Башлыгы Радий Хәбиров рәислегендә узган Башкортостан Инвестицион комитетының чираттагы утырышында логистик почта үзәге төзелеше республиканың өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелде. Логистик үзәкне ачуның планлаштырылган датасы - 2021 елның марты. Беренчел исәпләүләр буенча проектны гамәлгә ашыру бәясе 1,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. 1000 яңа эш урыны булдырылачак.