+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 декабрь 2019, 07:25

“Фаҗигане булдырмый калу мөмкин иде"

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Екатеринбургта үз улын үтергән һәм Уфада тоткарланган сектант турында фикерен белдерде. Парламент спикеры фикеренчә, әлеге фаҗиганең һәм башка шундый очракларның бер сәбәбе – дини оешмаларның эшчәнлеген көйләүче законнарның камил булмавы.

– Проблеманы закон нигезендә хәл итеп була. 2016 елда Башкортстан парламенты Дәүләт думасына дини төркемнәрдән үз эшчәнлеге, җитәкчеләре, адреслары турында һәм башка мәгълүматны дәүләт органнарына хәбәр итүне таләп итүче федераль закон проектын керткән иде, – диде Константин Толкачев. – Тиешле законны кабул итү әлеге вакытта яшерен эшләүче һәм беркем тарафыннан да контрольдә тотылмаган сектантларның эшчәнлеген көйләү мөмкинлеге бирер иде. Мәсәлән, без Дәүләт думасына әлеге закон проектын тикшерүгә керткән вакытта Башкортстанда төрле конфессиональ юнәлештәге 500гә якын дини төркемнең өчтән бере генә дәүләткә үз эшчәнлеге турында хәбәр иткән иде. Безнең тәкъдимнәрне ишетерләр, дип ышанам. Бу фаҗигане, башкалары кебек үк, булдырмый калу мөмкин иде.Мәгълүм булуынча, Уфада хөкемнән качарга маташучылар тоткарланган иде. Алар – үз улын үтерүдә гаепләнүче “Христос шәкертләре” сектасы әгъзасы Иван Казанцев һәм үзен “җирдә Аллаһ илчесе” дип игълан итүче секта башлыгы Земфира Гайнуллина. Фаразлануынча, әтисе “җеннәрен куам” дип, тугыз яшьлек улын үтергәнче кыйнаган. Малай 5 ноябрьдә үк үлгән булган, әмма аны 28 ноябрьдә генә тапканнар.
Читайте нас