6 декабрьдә Уфаның Җиңү паркында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ватан Геройлары көне уңаеннан Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Аның янында Мәңгелек ут яна.
Русия Федерациясе һәм Башкортостан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң, тантанада катнашучылар сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган Ватанны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.