Мәскәү дәүләт университетының атказанган укытучысы, математик Олег Ивашев-Мусатов вафат булган. Кызганычка каршы, билгеле вуз укытучысы "Крот" торба чистарту чарасы белән агуланган. МДУның механика-математика факультеты деканатында хәбәр итүләренчә, бу хәл 3 декабрьдә булган.
Олег Ивашев-Мусатов 1927 елда туган. Ул - танылган рус рәссамы Сергей Ивашев-Мусатовның улы, 15 яшьтән атаклы математик Андрей Колмогоров гаиләсендә тәрбияләнгән. МДУ механика-математика факультетын тәмамлаган һәм 60 елдан артык университетта укыткан.
Педагогның улы әйтүенчә, ул ванна янында торган су шешәсен химик сыекча белән бутаган. Җәй аенда продюсер Бари Алибасов белән дә шундый хәл турында хәбәр булган иде. Ул вакытта продюсер шешәләрне бутап, "Крот" сыекчасын эчкән. Аңа йоткылыгы, ашказаны һәм сулыш юллары пешүе турында диагноз куелган иде.