+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 декабрь 2019, 15:25

Авариядә 8 яшьлек бала гомере өзелде

Башкортстанның Дуван районындагы авариядә 8 яшьлек баланың гомере өзелгән. Фаҗига кичә кич булган, анда "Ford Focus" һәм Nissan X-Trail" автомобильләре бәрелешкән.

Башкортстанның Дуван районындагы авариядә 8 яшьлек баланың гомере өзелгән. Фаҗига кичә кич булган, анда "Ford Focus" һәм Nissan X-Trail" автомобильләре бәрелешкән.
Кичә 19:00 сәгать тирәсендә Дуван районында коточкыч фаҗига булган. Вакыйга нәтиҗәсендә «Форд» шоферы һәм «Ниссан»ның 8 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак булганнар.
Мәгълүматлар буенча, "Nissan Х-Trail" шоферы исән калган. Ир җитди җәрәхәтләр алган һәм дәваханәгә озатылган. Полиция хезмәткәрләре һәм барлык тиешле хезмәтләр авария урынында эшли.
Бу хәлнең сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана.
Читайте нас