Ике ел элек Ленинград өлкәсенең кечкенә генә бистәсендә бер кеше үтерелгән, тик җинаять шушы көннәрдә генә ачылган.
Ике ел элек май аенда волонтерлар Ленинград өлкәсенең Мурино шәһәреннән 32 яшьлек Эмильне эзләүдә катнашкан. Ирнең югалуы турында Башкортстанның Салават шәһәреннән икетуган абыйсы белдерә.
Артем сүзләренчә, соңгы тапкыр ул туганын 25 майда күргән, шуннан соң ул эзсез югалган. Полиция хезмәткәрләре белән бергә эзләү уңышка китерми, гариза бирүче тиздән Салаватка кайтып китә, ә ике елдан соң тикшерүчеләргә килеп, энесен үзе үтерүен һәм тураклавын, аннары мәетен буада батыруын белдерә.
КП-Уфа мәгълүматлары буенча, май аенда Артем энесе яшәгән Мурино шәһәренә килгән. Ул көнне туганнар спиртлы эчемлекләр кулланган, ә кич белән гауга чыккан. Артем энесенең беркайда да эшләмәвен һәм хәмергә даими рәвештә акча таптыруын әйтә.
Соңрак ул йокларга ята, ә уянгач, кулларына чүкеч тоткан энесен күреп кала. Ул, чүкечне тартып алып, туганына тондыра, ә тегесе үлгәч, аның җәсәден ваннага алып кереп тураклый.
Ике ел буена иргә җинаяте тынгы бирми. Ул хәтта наркотиклар сөреме астында җенси органын да кискәли. Аны чак коткарып калганнар.