+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 декабрь 2019, 15:05

Сабыеның ашарга соравыннан ана һушына килгән

42 яшьлек Марияга мотоциклдагы билгесез кеше һөҗүм иткәннән соң, ул комага киткән.

42 яшьлек Марияга мотоциклдагы билгесез кеше һөҗүм иткәннән соң, ул комага киткән.

Бу халәттә ул нәкъ 30 көн була. Аргентина дәваханәсе табиблары хатынның аңына килүенә өметләнмәгән дә, ләкин ярдәм көтмәгән җирдән килгән.
Аның кечкенә кызын әнисе янына яткыргач, бала нидер пышылдый. Шулай итеп, ул әнисеннән үзен ашатуын сорый торган була. Шул чакта Мария юрганын ачып, сабыен күкрәгенә куйган.

"Бу - могҗиза! Уникаль момент. Без барыбыз да бер-беребезне кочаклап еладык. Чын ана инстинкты искиткеч көчкә ия!", - ди хатынның якыннары.

Ире һәм тагын ике баласының шатлыгының чиге юк. Әле берничә атна гына элек табиблар, Марияның баш миенә үлем куркынычы яный, дип уйлап, аның органнарын донорлыкка корбан итәргә тәкъдим иткән була. Әмма ире өметен югалтмый.

Марияга һөҗүм итүчене эзлиләр. Бер 23 яшьлек егет кулга алынган.
Читайте нас