Бөтен Башкортстанны тетрәндергән Учалыдагы канкоешта исән калган Зариф Хилаҗев "Башкорт биюе" флешмобында катнашты.
Ул вакыт бер исерек бәндә мылтыктан үзенең һәм Зарифның хатынын, аннары үз-үзен атып үтергән иде. Зариф каты яралана, әмма исән кала.
Һәм менә ул матур чарада катнашкан.
Зариф автомобиле салонында "Сыңрай курай" җырын башкарды, ә Учалыда Өрген күле буенда башкорт биюен биеде.
"Мин алты яшьтән биим. Хәзер миңа 33 яшь. Дөньяның бөтен биюләрен яратам. Балаларга да биюгә сөю тәрбияләдем, аларга биюләр өйрәттем", - ди ул.