+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 декабрь 2019, 06:05

“Алкоголь эйфориясе – кредитка алынган яхшы кәеф кебек...”

“Безнең алкогольгә каршы сәясәт беренче җимешләрен бирде”, - дип за Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә.

“Безнең алкогольгә каршы сәясәт беренче җимешләрен бирде”, - дип за Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә.

Ул статистика саннарын китерә: алкогольдән агулану ел башыннан алып - 70,6 процентка, 100 мең кешегә 0,5 очракка кадәр кимегән (Русия буенча – 4,6 очрак).
- Күрше төбәкләрдә, безнең белән чагыштырганда, үлем күрсәткече ике тапкыр күбрәк. Бу бәйрәмнәрдә алкоголь сатуны чикләү һәм легаль булмаган алкоголь сату нокталарын юк итү буенча рейдлар Башкортстанда 47 кешенең гомерен саклап калган дигән сүз. Барыбыз өчен дә бу - зур җиңү һәм уйланырга сәбәп!” – дип билгели Радий Хәбиров.

- Башта миңа бу чара популяр түгел кебек тоелды, ләкин безнең халыкның 70 процентының эчкечелек белән көрәшне хуплавы ачыкланды. Без барыыз да эчтән явызлыкның безнең сафларны сирәгәйтүен аңлыйбыз, бу - юләрлек аркасында килгән югалтулар. Үлемнәрнең күп өлеше ял көннәренә туры килә. Эчүеләр дә мондый тормыштан арыган, эчмәүчеләр аларның тәртипсезлегеннән зыян күрә, - дип яза Радий Хәбиров. – Алкоголь гаиләләрне тарката, безнең хатын-кызлар миңа эчкечелек буенча көрәштә күрелгән чаралар өчен рәхмәт әйтә. Һәм бу мин йөргән барлык шәһәр-районнарда шулай. Димәк, без дөрес юлда! Әлбәттә, эчәргәме, эчмәскәме, һәркем үзе хәл итә, ләкин спиртлы эчемлектән алган бер минулык эйфориянең бер кеше гомеренә дә тормавы хак, ул, кредитка алынган яхшы кәеф кебек, соңыннан процентлар белән түләргә туры килә...
Читайте нас