Кичә, 7 декабрьдә, кич ике хатын-кызга урамда һөҗүм иткәннәр.
Ир-егет бер пенсионер хатынның сумкасын урлаган. Аның кызы полициягә мөрәҗәгать иткән. Ведомство хезмәткәрләре җинаятьчене тиз тоткарлый. Ул Мишкә районында туып-үскән, элек закон белән бернинди проблемалары да булмаган 25 яшьлек егет булып чыга. Ә зыян күрүченең сумкасында 550 сум гына акчасы булган.
Хәзер җинаятьчегә җәза бирү мәсьәләсе хәл ителә.