Яңа елга бер айга якын вакыт бар әле, әмма кечкенә принцессалар өчен могҗизалар башланды да инде.
Туймазы татар дәүләт драма театры бинасында кечкенә принцессалар балы үтте. Анда мөмкинлекләре чикле балалар чакырылган иде.
“Мондый бәйрәмнәр Каринэ Хәбирова башлангычы белән бөтен республика буенча үтә”, – дип яза социаль челтәрләрдә Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов.
Туймазыдагы балга кунакка чакырылган кызлар өчен театрлаштырылган тамаша күрәтелде, уеннар оештырылды, иҗади остаханәләр, матурлык салоны, фотозона эшләде. Бәйрәмдә катнашучыларның һәркайсы бүләкле булды.
Район хакимияте башлыгы үзенең бу чарадагы чыгышында эш-гамәлләре олы ихтирамга лаек һәм башкаларга үрнәк булып торучы балалар турында сөйләде. Туймазы 2нче коррекцион интернат-мәктәп укучысы Абу-Дабида үткән Бөтендөнья махсус Олимпиада уеннарында бронза яулады. Шушы ук мәктәптән Карина Парахина, Регина Хисмәтуллина, Татьяна Биктуганова - йөзү буенча төбәк һәм Русия ярышларында җиңүчеләр.
Чараны Туймазы районы хакимияте, шулай ук мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен урындагы реабилитация бүлеге оештырды.
“Балаларга ошагандыр дип ышанам, – дип яза Айдар Суфиянов. – Ә без шушы бәйрәмчә итеп киенгән, елмаеп торучы, матур кызларга карап горурланабыз, аларның сәләтләре, таланты, иң мөһиме – үз көченә ышана алулары, авырлыкларны җиңеп, алга барулары белән горурланабыз”, – ди район хакимияте башлыгы.