Башкала хакимияте мәгълүматлары буенча, уфалыларның Яңа елның гүзәл агачын "Алтын”, “Юрматы”, “Кувыкинский”, “Заречный”, “Гагаринский”, “Корсо” сәүдә комплекслары янында, шулай ук, Менделеев, Мөбәрәков, Рабкорлар, Степан Кувыкин, Гагарин, Рыльский, Королев, Рихард Зорге, Пушкин, Ленин, Ибраһимов, Комсомольская урамнары һәм Октябрь проспекты мәйданнарында сатып алу мөмкинлеге бар.Яңа елның хуш исле символы булган чыршыларны төрле сәүдә-күңел ачу үзәкләре янында, авыл хуҗалыгы һәм фермер ярминкәләрендә алырга була.
Белгечләр чыршы алганда аның ботагын бөгеп карага кидәш итә. Әгәр ул шартлап сынса, димәк, агач коры, энәләре тиз коелачак. Яхшы агачның ботагы сыгылмалы булырга һәм чак бөгелергә тиеш. “Сәламәт” чыршының энәләре чагу яшел, кәүсәсе калын була. Энәләрен ышку белән ылыс исе чыгарга тиеш. Алып кайтканда урман гүзәлен җеп белән уратып бәйләү хәерле, шулай иткәндә энәләре азрак коелачак.