Һәм ул акчаны менә нишләткән.
Салават районының Малаяз авылында яшәүче 11 яшьлек Алина Шәяхмәтова бер мең сумнан артык акча җыйган. Ул урындагы мәктәпнең алтынчы сыйныфында укый һәм “Вместе” хәрәкәтенең волонтеры булып тора.
Кыз, ата-анасыннан яшереп, копилкасына акча җыйган. Аннары аңа ручкалар, каләмнәр, буяулар, альбомнар алып, “Шоңкар” яшьләр клубына илткән. Ул алардан бу әйберләрне приютта яисә интернатта тәрбияләнүче балаларга тапшыруларын үтенгән.
— Мин ятимнәр турында телешоу карадым да алар кызганыч булып китте. Аларга булдыра алганча ярдәм итәргә карар иттем, — ди изге җанлы кызыкай.
Клуб хезмәткәрләре Алинага рәхмәт белдергән. Ул китергән товарлар Боксит интернат-мәктәбенә тапшырылган.