+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 декабрь 2019, 07:03

Алдашу төрләре төрлечә

Хәтта шушындый көннәрдә дә кибетләр сатып алучыларны алдый. Аеруча көнкүреш техникасын сатканда.

Хәтта шушындый көннәрдә дә кибетләр сатып алучыларны алдый. Аеруча көнкүреш техникасын сатканда.
* Беренче алдашу товарны “нагрузка”га сатудан гыйбарәт, әйтик, нинди дә булса товарга өстәп кыйммәтле аксессуар яки программа (гарантия) тәкъдим итәләр.
* Икенче алдашу — ремонттан соңгы, яшерен дефектлары булган һәм алар җентекле яшерелгән техниканы сату.
* Өченчесе — витринадагы үрнәкләрне сату.
Һәм иң киң таралганы: “кара җомга” алдыннан товарларга бәяләрне күтәрү, аннары акция көннәрендә төшерү.
Маркетологлар дистәләгән (хәтта йөзләгән) алдашу ысулын үзләштергән, хәйлә белән сатып алучыларның зәвыгына йогынты ясарга өйрәнгән. Шул ук вакытта алар моны сиздерми, әйтерсең лә без үзебез аңлы рәвештә нәкъ менә шушы рюкзакны һәм нәкъ менә шул телевизорны яки кер юу машинасын сайлыйбыз.
Читайте нас