Бу коточкыч хәл Бәләбәй районында булган.
Узган ял көннәрендә Башкортстанның Бәләбәй районында ике ир ауга барган булган.
Яңа Александровка авылыннан ерак түгел урнашкан урманда кич гадәттән тыш хәл килеп чыккан: 53 яшьлек аучы караңгыда 27 яшьлек иптәшенә аткан.
Егетне дәваханәгә салганнар. Ирләрнең сунарга һәм коралга рөхсәтләре булган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә бу факт буенча тикшерү баруын хәбәр иттеләр.