Нәтиҗәдә, дүрт кеше янып үлгән.
Кичә иртәнге якта Казан - Ырынбур - Акбүләк Р-239 трассасының 86нчы километрында коточкыч авария була. Угольное авылы тирәсендә "Форд Транзит" микроавтобусы һәм "ГАЗель" йөк машинасы бәрелешәләр. Фаҗигадә дүрт кеше һәлак була, тагын өч кеше имгәнә.
Аварияне күреп торган кешеләр автомобильләр бәрелешүгә үк яна башлаганын әйтә. Микроавтобустан яшь егет чыгып котыла алган.
Йөк машинасында баручыларның барысы да үлгән. Башлангыч мәгълүмат буенча, машинаның ишеге бикләнеп калган, кешеләр чыга алмаган.
Авария каршы як полосага очып чыккан җиңел машина аркасында килеп чыккан булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.
Автомобильләр янып беткән диярлек. Авариянең сәбәпләрен полиция хезмәткәрләре ачыклый.