+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 декабрь 2019, 12:20

Депутатлар Яңа ел ялларын күпсенә башлаган

Яңа ел ялларын яше-карты көтеп алабыз. Аларны гаиләсе белән күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә тырышучылар да, баш күтәрми "эчү бәйрәме"нә әйләндерүчеләр дә бар. Нәкъ менә шушындый айнымаслар аркасында каникулларсыз калырга да мөмкинбез киләчәктә. Яңа ел көннәрендә эчкечелек күренешенең артуына сылтанып, Дәүләт думасы депутатлары аларны кыскарту тәкъдиме белән чыккан.

Алар Яңа ел каникулларын 31 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр булса да бик җиткән дип саный.
Ә күбрәк ял итәсе килгән кешеләргә калган көннәрне чираттагы отпуск исәбеннән алырга киңәш итәләр. Әгәр дә инде кешегә яллар озын кебек тоелса, ул рәхәтләнеп эшкә чыга ала, дип аңлаткан Дәүләт думасы депутатлары.

Бәхеткә, бу әлегә бары тик тәкъдим генә. Закон нигезендә 2020 елда 1 гыйнвардан 8енә кадәр ял итәчәкбез.
Фото: skrodina.ru сайтыннан
Читайте нас