Түбән хаклар — сатып алуга этәрүче төп сәбәпләрнең берсе. Әйтик, 999 сум – бер тәңкә кушсаң мең сум инде ул. Әмма безнең зиһен 999ны 1000гә түгел, ә 900 ягына борып кабул итә. Тагын бер алым. Бер төрле ике товарны берсе бәясенә генә алу мөмкинлеге. Бер урынына икене бирәбез, дисәләр, күпләр шушы кармакка каба. Ә ул әйбернең кирәк-кирәкмәгәнлеге өйгә кайткач кына беленә. Хәерченең акчасын алама товар бетерә дигәндәй, акция вакытында сатып алынган әйберне илтеп биреп тә булмый.