+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 декабрь 2019, 07:15

Күңел кылларына чиртәләр...

Клиентларны тоткарлауның тагын бер ысулы — музыка. Тыныч көйләр бүлектән бүлеккә ашыкмый гына йөрергә этәрә, ә энергияле һәм ритмлы музыка кибеттә кеше күп була торган чакта җитез шопингка көйли һәм чиратлардан коткара.

Клиентларны тоткарлауның тагын бер ысулы — музыка. Тыныч көйләр бүлектән бүлеккә ашыкмый гына йөрергә этәрә, ә энергияле һәм ритмлы музыка кибеттә кеше күп була торган чакта җитез шопингка көйли һәм чиратлардан коткара. Бу теорияне галимнәр раслый. Алар рестораннарда акрын көйләр агылганда, анда килүчеләрнең 25 процентка күбрәк вакыт үткәрүен һәм барда 50 процентка күбрәк акча калдыруын ачыклаган.
Музыка ритм белән идарә итеп кенә калмыйча, кәеф тә тудыра. Кайбер кибетләрдә һәр бүлектә үз көе уйный. Мондый бүленеш сатып алуларга этәрә. Мәсәлән, яшелчә бүлегендә табигать авазлары сафлык тойгысы тудыра.
Читайте нас