+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 декабрь 2019, 14:05

Ата-аналар исәбенә Гарәп Әмирлекләрендә ял иткәннәр...

Татарстанда прокуратура кайбер мәктәп җитәкчеләрен тикшергән.

Татарстанда прокуратура кайбер мәктәп җитәкчеләрен тикшергән.

Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков белдерүенчә, кайбер мәгариф оешмалары җитәкчеләре мәктәпләрне ата-аналардан акча җыю буенча бизнес-үзәкләргә әйләндергән. Бу уңайдан ул Казанның 19нчы гимназиясен һәм 35нче лицеен мисал итеп китерә.
Мәктәп җитәкчелеге укучыларның ата-аналарыннан җыелган акча исәбеннән премияләр алып яткан. “Мондый акча хисабына кайбер мәгариф учреждениесе җитәкчеләре үзләренә мобиль элемтә өчен түләгән, хәтта Гарәп Әмирлекләренә сәфәр дә оештырганнар”, — дип ассызыклый прокурор.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас