Ул үги әтисеннән пекарняга качып котылган иде.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанның Менделеевск шәһәрендә үги әтисеннән качып исән калган 12 яшьлек малайны дәваханәдән чыгарганнар. Билгеле булуынча, баланы үз әтисе килеп алган.
Менделеевск шәһәрендә 3 декабрьдә төнлә булган канкойгыч фаҗига турында язган идек. Ул төнне ир элекке хатынын, ике яшьлек баласын һәм 19 яшьлек үги улын пычак белән яралап үтерә. Хатынның 12 яшьлек улы үлемнән качып котылып кала.
Фото: социаль челтәрләрдән.