+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 декабрь 2019, 12:20

Каз өмәсе – авыл бизәге

Авылда тормыш агышы тынычрак, ир-егетләре гайрәтлерәк, хатын-кызлары сабыррак һәм уңганрак, гомумән, кешеләр ихласрак, табыннар да мулрак. Бу күмәк эшләрдә, җыеннарда аеруча ачык күренә. Илеш районының барлык авыл биләмәләре белән беррәттән “Аек авыл” акциясенә кушылган Рсай авылында шундый бәйрәмнәрнең берсе – каз өмәсе гөрләп үтте.

Илеш районында ул яңа эчтәлек белән тулыланды
Авылда тормыш агышы тынычрак, ир-егетләре гайрәтлерәк, хатын-кызлары сабыррак һәм уңганрак, гомумән, кешеләр ихласрак, табыннар да мулрак. Бу күмәк эшләрдә, җыеннарда аеруча ачык күренә. Илеш районының барлык авыл биләмәләре белән беррәттән “Аек авыл” акциясенә кушылган Рсай авылында шундый бәйрәмнәрнең берсе – каз өмәсе гөрләп үтте.
Туган авылын яратып, аңа тугры калган һәм бөтен гомерен шушында үткәргән, тырыш хезмәтен аңа багышлаган, бүген авылдашлары өчен җан атып йө­рүче, ачык йөзле, киң кү­ңелле Рәзиф Галиев йортында булды өмә. Иртәдән үк капка төбендә корылган табынның түрендә самавыр шаулап утыра, күчмә мич плитәсе өстендә табадан төшкән тәбикмәкләр кайнарланып тора. Хуҗа кеше күрше-күләнне, авылдашларын, килгән кунакларны тәм-том белән сыйласа, өйдә хуҗабикә Мөнирә апа һәм өмәче хатын-кызлар кызу эш өстендә – каз йолкалар иде.
Ул арада авыл хакимияте башлыгы Рим Садыйков тантананы ачты. Чыннан да, рсайлыларның мондый бәйрәмнәр үткәрер өчен кәефе күтәренке. 900дән артык кеше яшәгән шушы Рсай авылыннан гына торган биләмәдә “Урал” хуҗа­лыгы – төп эш белән тәэмин итүче. Мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчалары яңартылып-тө­зекләндерелеп тора. Авыл өстенә мәчет иман нуры чәчә. Күптән түгел урындагы башлангыч­ларга ярдәм программасы ниге­зендә мәдәният йорты тулысынча ремонтланган. Биш ел элек иң яхшы авыл биләмәсе буларак республикага танылган авыл ул Рсай.
Бәйрәмдә җырлаучылар да, сүз алып сөйләүчеләр дә күп булды. Рәзиф абый үзе язган шигырь дә яңгырады. Авылның ветераннар советы рәисе, старостасы Җәүдәт Камаловның бу эштә дә зур ярдәме тигән. Авыл баянчылары арасында башлап йөрүче исә – яугир-интернационалист Илдар Кәримов. Бик күп популяр җырлар авторы Рамил Чурагулов бәй­рәм кунагы булды.
Өйдә эшләрне төгәл­ләгән кызлар авылны икегә бүлеп агып ятучы Базы елгасына каз чайкарга төш­кәндә зур, төзек йортлардан торган матур урамнан бару үзе бер күңел шатлыгы иде. Киләсе елда да, һичшиксез, Базы буенда язын талга кунып сайраган сандугач җы­рын көзен казлар каң­гылдавы алмаштырыр әле.
Резеда Рәисова.
Илеш районы.



Читайте нас