+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 декабрь 2019, 18:35

Туймазыда – Яңа ел сулышы

Елның иң сихри киче якынлашуы Туймазыда көннән-көн ныграк сизелә.

Елның иң сихри киче якынлашуы Туймазыда көннән-көн ныграк сизелә.
Быел “Заманча шәһәр мохите формалаштыру” өстенлекле федераль проекты кысаларында Туймазы шәһәрендә җәмәгать территорияләре төзекләндерелде. “Кайгылы ана” һәйкәле һәм Мәңгелек ут урнашкан сквер яңа төс алды. Туймазы татар дәүләт драма театры яны, “Родина” мәдәният сарае алдындагы мәйданчык тагын да матурланды. Ә Октябрь мәйданында видеоэкран, кече архитектура формалары урнаштырылды.
“Башкортстан ихаталары” программасы буенча бик күп ихаталар танымаслык булып үзгәрде, матурланып, җыйнакланып калды.
Һәм менә, ниһаять, төп мәйданда Яңа ел гүзәле – чыршы урнаштырылган. Балаларга – шатлык, олыларга яхшы кәеф өстәп, боз шәһәрчеге көннән-көн матуррак, кызыклырак була бара. Кыш бабай белән Карсылу да тын гына үз сәгатен көтеп, лабиринтны, шугалак тауларны, йолдызлы күкне, кечкенә паровозны, арба тартып баручы боланнарны күзәтә әнә. Болар барысы да туймазылылар һәм шәһәр кунаклары өчен.
Тиздән, бик тиздән могҗиза булыр. Хыяллар бит чынга аша.
Читайте нас