+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 декабрь 2019, 11:41

"Ул яхшы әти иде"

Бишбүләк районында 35 яшьлек ир-ат фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булган.

Бишбүләк районында 35 яшьлек ир-ат фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булган.

"КП-Уфа"да хәбәр итүләренчә, ир өстенә агач ауган. Ул урында ук һәлак булган.
6 декабрь көнне Бишбүләктә яшәүче Денис агач кисәргә барган. Ул даими рәвештә утын әзерләп сату белән шөгыльләнгән. Әмма әлеге урманга баруы аның өчен соңгысы булган.

Денисның хатыны һәм кечкенә улы калган. Ир-атны белгән һәркем аның игелеклелеге, ярдәмчеллеге һәм хезмәт сөючәнлеге турында сөйли.

- Ул яхшы кеше һәм әти иде. Без аны сагынабыз, ди аның туганнары.
Читайте нас