Ике баласы белән югалган ирнең уенда ни булган?
Мазовларның югалуы буенча кайбер яңалыклар билгеле булды.
“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, югалган балаларның әнисе Эльмира кәгазьләр арасында ире калдырган хатны тапкан.
Бу язуда ул хатынына "үзе теләгәнчә яшәвен" теләгән, ә ул үзе "еракка һәм бик озакка китәргә" ниятләвен белдергән. Балалар турында язмада сүз дә юк.
Кайбер мәгълүматлар буенча, хатны Артем Мазов язуы экспертиза белән исбатланган.
Моңа кадәр Русия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Денис Чернятьев ике бертуган Мазовларның һәм аларның әтисенең югалуын ачыклауда өч юнәлеш буенча эш алып барылуы турында хәбәр итте.