+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 декабрь 2019, 09:45

Бу ананың җаны бар микән?!

Биш яшьлек кызны әти-әнисе туганнан бирле дәваханәдә яшәтә.

Биш яшьлек кызны әти-әнисе туганнан бирле дәваханәдә яшәтә.

Мәскәүнең “Мать и дитя” шәхси перинаталь медицина үзәгендә туганнан бирле инде биш ел кыз бала яши. Ул тугач та реанимациягә эләгә һәм тиздән сихәтләнә. Тик ата-анасы, аны авыруга санап, өенә алып кайтудан баш тарта.
Кыз 2014 елның мартында дүртенче бала булып дөньяга килгән. Аның өлкән абыйлары өйдә генә белем ала, малайлар гаджетлардан файдаланудан һәм сыйныфташлары белән аралашудан мәхрүм. Беркайчан да Мәскәүдән ерак китмәгәннәр. Әниләре сүзләренә караганда, малайларда аллергия һәм аларга башка төрле һава ярамый.

Хәзер инде биш ел кызны тәүлек буе нянялар карый, алар ике көн саен алышына. Әнисе бала янына аена бер тапкыр килеп йөргән. Әмма 2017 елдан бөтенләй килми башлаган. Әби-бабайларга да бала белән аралашу тыелган.

Табиблар бала сәламәт, дип раслый. Мартта клиника алар белән килешүне өзгән. Суд кызны дәваханәдән алырга куша, тик бу әлегә кадәр эшләнмәгән.

Мәскәүнең опека органнары кызның әти-әнисенә карата комплекслы суд-медицина экспертизасын үткәрүне сораган.
Фото: goodhouse.ru
Читайте нас