Ир бу вакытта исерек булган.
Bash.news сайты хәбәр итүенчә, 10 декабрьдә «Белорет» тимер юл станциясендә полицейскийлар исерек ирне тоткарлаган. Аңарда күп санлы чиркәү реликвияләре табылган. Ир аларны чиркәүдән урлавын белдергән.
Ирдә сирәк очрый торган җиде икона һәм берничә дини китап табылган. Арытаба ачыклануынча, ул аларны Инҗәр авылындагы чиркәүдән урлаган.
Карак моңа кадәр дә шундый ук җинаять җаваплылыгына тарттырылган булган.