+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 декабрь 2019, 07:40

Җинаять 16 елдан соң ачылган

Без капчыкта ятмый, ә җинаятьләр 16 елдан соң да ачыла ала.

Без капчыкта ятмый, ә җинаятьләр 16 елдан соң да ачыла ала.

2003 елның маенда Уфаның бер фатирында 66 яшьлек ирнең гәүдәсе табыла. Аны кемдер тукмап үтергән була. Кайнар эзләр буенча җинаятьчене тота алмыйлар.
16 ел үткәч, Тикшерү комитеты узган еллардагы материалларга әйләнеп кайткан һәм әлеге җинаятьтә 44 яшьлек бишбүләкленең гаепле булуын ачыклаган. Тикшерү фаразынча, әлеге кеше гәүдәсе табылган йорт янында алар башта талаша, аннары сугыша.

Соңыннан гаепләнүче, ирне фатирына калып кереп, металл баллон белән берничә тапкыр башына тондыра. 2003 елда ул тикшерүчеләргә җинаятьче аның танышы булуын әйтә. Ләкин тикшерү ул кешенең гаепсез булуын дәлилли.

Әле 44 яшьлек ир барысын да таныган. Тикшерү материаллары судка җибәрелгән.
Читайте нас