+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 декабрь 2019, 09:50

Мәктәп укучысын сыйныфташы көчләгән...

Бу хәл 7 декабрьдә Уфада булган.

Бу хәл 7 декабрьдә Уфада булган.

Уфада 17 яшьлек кызны сыйныфташы көчләгән. Кызның әнисе хокук саклау органнарына шул хакта гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Кыз сыйныфташының фатирында җенси характердагы көчләү гамәлләренә дучар ителгән, дип хәбәр итә UfacityNews.ru чыганагы.

Кызның әнисе белдерүенчә, җинаять 16 яшьлек сабакташы тарафыннан кылынган. Көчләү 7 декабрьдә сыйныфташының фатирында булган. Кыз моңа ризалык бирмәгән, ди әнисе.

Эшне Башкортстанның Тикшерү комитетына тапшырганнар.
Фото: news-r.ru
Читайте нас