Ир, хатын-кызны пычак белән куркытып, офисның 30 мең сум акчасын алган.
Бу хәл Туймазы районында булган. Хәзер микрофинанс оешмасының 28 яшьлек хезмәткәренә тернәкләндерүнең озак курсын үтәргә кирәк булачак.
Билгесез кеше, пычак белән янап, аннан 30 мең сум акча алгач, кызның сәламәтлеге бик нык какшаган һәм хәзер психолог белән ешрак аралаша. Шуңа да карамастан, ул икенче көнне үк эшкә чыккан.
Икенче көнгә полиция хезмәткәрләре ирне тоткарлаган, әмма акчаны ул Октябрьский шәһәренең саунасында туздырып бетерергә өлгергән.
Әлеге вакытта бу хәл буенча тикшерүләр бара. Иргә 5 елга якын төрмә яный.