Суд аның туган көнен 31 декабрь дип билгеләгән.
Уфада полицейскийлар караучысыз калган маугли-малайны тапкан. Үсмерне социаль-тернәкләндерү үзәгенә урнаштырганнар, әмма аның документлары булмау сәбәпле, социаль хезмәткәрләргә яше һәм туган көнен билгеләү өчен судка мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
Бала сүзләренчә, ул Уфада әнисе белән яши, соңыннан ул вафат була. Үсмер мәктәптә укымаган, урамга чыкмаган һәм кешеләр белән аралашмаган. Малай үзенә ничә яшь тулганын белми, туган көнен 7нче июль дип атаган.
Экспертиза үсмергә 17 яшь булуын билгеләгән. Тик аралашу һәм психик үсеш буенча үсмер бу яшькә туры килми һәм, иң аянычы, социумга чыгарга әзер түгел, дип саный экспертлар.
Орджоникидзе районы судында хәбәр итүләренчә, закон нигезендә, балигъ булмаган кешенең яшен билгеләгәндә, туган елы буларак, экспертлар тарафыннан билгеләнгән көн дип шул елның соңгы көне санала. Нәтиҗәдә, суд карары белән маугли-малайның туган көне итеп 2001 елның 31 декабре билгеләнгән.