Шаккаткыч хәл Кырмыскалы районында булган.
Башкортстанның Кырмыскалы районындагы бер йорт хуҗалыгына камыш мәчесе яисә хаус һөҗүм иткән. Бу хакта социаль челтәрләрдә зыян күрүченең видеоязмасы таралды. Мәче хуҗалыктагы 50 тавыкны буып салган.
Видероликта ир үз хуҗалыгында булган шаккаткыч хәл турында сөйли:
— Бу җанвар менә нинди мәхшәр оештырган. Мамай узган диярсең. Биредә 50ләп тавык бар иде. Барысын да кырып салган. Ул монда ничек килеп кергән?! Һич аңламыйм... Без аны иптәшем белән кысып тоттык.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, камыш мәчесе - 8-12 килограмм авырлыктагы кыргый песиләренең иң зур вәкиле. Өстәвенә, ул агрессив та әле. Бу җанварның иң яраткан ризыгы — фазан, кыргый үрдәк һәм йорт кошлары.