+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 декабрь 2019, 08:55

Автобусларның яртысында исәпләшү терминалы кулланылмый

Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, бүгенгә автобусларда түләү терминалларын куллану турында килешү 62 компания белән төзелгән. Транспортта алты меңгә якын терминал урнаштырылган.

Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, бүгенгә автобусларда түләү терминалларын куллану турында килешү 62 компания белән төзелгән. Транспортта алты меңгә якын терминал урнаштырылган.

Әмма билгеләнгән җиһазларның яртысы гына файдаланыла икән.
- Пассажирлардан сораштыру һәм транзакцияләр статистикасы мәгълүматлары буенча, транспортка урнаштырылган контроль-касса техникасы тулысынча кулланылмый, моны пассажир ташучылар уңайсызлыклар яки башка сәбәпләр белән аңлата, — дип белдерде Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов.

Пассажирларны терминаллардан файдаланудан баш тарту бизнесны финанс яктан үтә күренмәле итәргә һәм салым түләү хисабына керемнең шактый өлешен югалтырга теләмәү белән бәйле. Моннан тыш, реаль финанс әйләнешен декларацияләгәндә күп кенә транспорт компанияләре салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча эшләү мөмкинлеген югалтырга мөмкин.

Башкортстанда хәлне төзәтү өчен "Халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру турында"гы законга үзгәрешләр кертү проекты әзерләнгән. Төзәтмәләр транспорт йөртүчеләрнең контроль-касса техникасын куллану бурычын күздә тота.

Башкортстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, законнарга төзәтмә керткәннән соң, юл хакын терминал аша түләү тәртибен күп тапкырлар бозган компанияләр маршрутларга хезмәт курсәтү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.
Читайте нас