Дознаватель кызны көчләүчеләргә суд ахырына якынлаша.
Суд вәкиле мәгълүматларына караганда, бүген соңгы сүз белән Эдуард Матвеев һәм Салават Галиев чыгыш ясаган, элекке полицейскийлар үз гаебен танымый һәм судтан аларны аклауларын сораган. Суд карары буенча, өченче гаепләнүче – Павел Яромчук соңгы сүз белән 16 декабрьдә 11.00 сәгатьтә чыгыш ясаячак.
Элегрәк дәүләт гаепләүчесе Салават Галиевкә – тугыз, Эдуард Матвеевка - тугыз, Павел Яромчукка сигез елга ирекләреннән мәхрүм итүне сораган.
Көчләү турындагы эш буенча суд Киров район судында 29 июльдән бара. Гаепләнүчеләр Павел Яромчук, Эдуард Матвеев һәм Салават Галиев - өй арестында. Алар үзләрен гаепле дип санамый.