+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 декабрь 2019, 08:40

Кар өеменнән табылган яшь ярымлык баланың язмышы хәл ителде

Баланың әнисе өстәл өстендә хат калдырган булган.

Баланың әнисе өстәл өстендә хат калдырган булган.
Ноябрьдә Омск шәһәрендә яшь ярымлык кызны студент кар өеме арасыннан тапкан иде. Кызның өстендә җылы киеме булмаган. Билгеле булуынча, ул икенче каттан тәрәзәдән килеп төшкән.
Фатирда беркем дә булмаган. Өстәл өстендә кызның әнисеннән аны тәрбияләргә теләмәве турында язу гына табылган. Хатынның барлыгы дүрт баласы булган. Бу хәл булган вакытта өлкән балалар дәваханәдә калган.
Билгеле булуынча, кызчык бүген әтисе янында. Калган өч баланы тәрбиягә башка гаиләләр алган. "Кәккүк" әни бу хәлдән соң балаларын искә алмаган.
Читайте нас